Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына акчалата түләү хисабына ташламалар алудан баш тарткан гражданнардан мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Каты авыруларга дучар булып, бу кыйммәт торучы дәвалану таләп иткәнлектән гражданнар кабат программага кайтырга тели. Әмма югалткан хокукны бер ел дәвамында кире кайтарып булмый, киләсе елга социаль хезмәтләр җыелмасы алу өчен 2018 елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шунысын да истән чыгармаска кирәк, социаль пакет табиб рецепты буенча бушлай даруларны гына күздә тотмый, ә кыйммәт торучы операцияләрне үткәрү, бушлай дәвалануны да үз эченә ала. Җитди авыруларны дәвалауга матди чыгымнар кагыйдә буларак, дистәләрчә, йөзләрчә мең сумнар белән исәпләнә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарга социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итә.
«Бу ташлама алучының гына түгел, аның гаиләсенең, якыннарының эше. Үзегезне һәм якыннарыгызны, саулыгыгызны саклагыз”, - дип чакыра Сәрия Сабурская.