Узган атнада “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2666 мөрәҗәгать керде

2018 елның 10 августы, җомга

2018 елның  4 августыннан 10 августына кадәр  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны  эшкә кайтарылганнарын да исәпкә алып,  2666 мөрәҗәгать   тәшкил итте. Кабат бастырылган белдерүләр саны 894 тәшкил итте, алдан килгән белдерүләрне дә исәпкә алып 937 мөрәҗәгать хәл ителде, 609 мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылды, 80 мөрәҗәгать дәлилле кире кагылды, 1040 мөрәҗәгать эштә.

   Системадан файдаланучылар «Территорияләрне төзекләндерү» (468 мөрәҗәгать), «Муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау» (163 мөрәҗәгать), «Юл хәрәкәтен оештыру» (57 мөрәҗәгать), «Тышкы рекламада хокук бозулар» (46 мөрәҗәгать) һәм башка төрләр буенча активрак мөрәҗәгатьләр яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International