Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәрендә Вәкаләтле вәкил Аппаратында даими гражданнарны кабул итә, шулай ук республиканың муниципаль районнарына һәм шәһәр округларына чыгып күчмә кабул итүләр уздыра. Тагын бер нәтиҗәле эш формасы - «Skype» программасы аша видеокабул итүләр үткәрү, бу күбрәк кешеләргә үз проблемалары хакында әйтеп, ярдәм алу мөмкинлеге тудыра.
Бүген, 2018 елның 7 августында Сәрия Сабурскаяга «Skype» программасы чаралары аша Тәтеш муниципаль районында яшәүче ике кеше мөрәҗәгать итте. Гражданка Д. вакытлыча яшәүгә рөхсәт булмаганлыктан Россия Федерациясе чикләреннән чыгарып җибәрү белән бәйле миграцион характердагы проблема белән мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгатьне Вәкаләтле вәкил эшкә алды.