Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия Сабурская чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте. Дәүләт хокук сакчысына 7 граждан мөрәҗәгать итте. Алар торак шартларын яхшырту, документлар алу белән бәйле миграция мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.
Омбудсманга мөрәҗәгать иткән сораулар кабул итү барышында җентекләп өйрәнелә, барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелә, кайбер мөрәҗәгатьләр эшкә алына. Мәсәлән, Биектау авылында яшәүчеләрнең йорт ишегалдында урнашкан ритуаль хезмәтләр салоны эше уңаеннан килеп чыккан төзелеш тузанының һаваны пычратуы һәм тавыш дәрәҗәсе тиешледән артып китүе уңаеннан мөрәҗәгатьләре буенча Вәкаләтле вәкил урынга барып тикшерү үткәрергә карар итте.