Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 3 нче төзәтү колониясендә булды, социаль өлкә, гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тоткыннар җиһаз эшли торган эш зонасын, очрашулар бүлмәләрен карады.
Моннан тыш, Сәрия Сабурская уку елына әзерлек белән танышу максатыннан берничә мәгариф учреждениесендә булды. Мәктәп ашханәләрен, кухня кирәк-яракларын, цехларны, спорт залларын, химия кабинетларын, санитар бүлмәләрен әзерләүгә аерым игътибар бирелә.