“Халык контроле” федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында Россия төбәкләрендә балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәмәгатьчелек контроле чаралары оештырылды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Алабуга шәһәрендәге җәмәгать ярдәмчесе Илнур Шәймәрданов, иҗтимагый оешмалар һәм матбугат чаралары вәкилләрен үз эченә алган “Халык контроле” “Урман әкияте” һәм “Яшь төзүче” лагерьларында булды.
“Яшь төзүче”дә 145 бала ял итә. Лагерь елдан ел яхшы якка үзгәрә - корпусларның күбесе душ һәм бәдрәфләр белән җиһазландырылган (моңа кадәр алар урамда гына булган). Киләчәктә бер корпусны “Уңайлы тирәлек” таләпләренә туры китереп, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да ял итә алырлык итеп ремонтларга исәплиләр.
Иҗтимагый комиссияләр әгъзаларын ике лагерьда да һәр нәрсә – дарулар белән тәэмин итү, саклау системасы булудан башлап урын-җирне алыштыру ешлыгына кадәр, барысы да кызыксындырды. Шулай да иң объектив бәяне ял итүче балалар бирә, аларны барлык көнкүреш шартлары канәгатьләндерә, алар әйтүенчә, монда күңелле, әйбәт ашаталар.