6 июньдә Россия Пенсия фондының Киров районындагы идарәсендә пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча “Хокукый ярдәм көне” үтте, анда гражданнар бушлай хокукый консультацияләр алды. Мондый чараларны ай саен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә үткәрә.
“Хокукый ярдәм көне”ндә консультация сорап 20 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар туендыручысын югалту буенча пенсия алу, алиментлар алу, мөлкәт бәхәсләре буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, суд карарларын үтәүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр булды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар һәм алга таба ничек эшләү турында киңәшләр бирелде. Күп кенә гражданнар кабул итү барышында мондый чаралар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.