Хокукларны саклау һәр кеше өчен мөһим. Алар бозылганда нишләргә?
Бу очракта шуларның берсе – Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итү.
Татарстанда ул - Сәрия Сабурская.Аның һәр районда теге яки бу проблеманы хәл итүдә булыша алырдай җәмәгать ярдәмчеләре бар. Алабуга районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе – Илнур Шәймәрдәнов.
− Илнур Зөфәрович, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе нинди эшләр башкара?
− Беренче чиратта бу – җәмәгать эше. “Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” законга ярашлы рәвештә без, гражданнар мөрәҗәгатьләре яки Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үтенече буенча тикшерүләр үткәрә, дару препаратлары белән яки техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүне, вакытлыча тоту изоляторында гражданнарны тотуны, сайлаулар оештыруны тикшерү кебек йөкләмәләрне үти алабыз.
− Сезгә кешеләр еш мөрәҗәгать итәме?
− Узган елны шәхсән миңа 30 га якын кеше мөрәҗәгать итте. Вәкаләтле вәкил адресына язма һәм телдән 3985 граждан мөрәҗәгать итте, шәхсән үзе 456 кеше кабул итте. Бу 2016 елга караганда 12 процентка күбрәк (былтыр – 3549 мөрәҗәгать).
− Сез ничек кабул итәсез?
− Миңа теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Кабул итү Тойма урамы, 1 нче йорт адресы буенча сишәмбе көннәрдә, 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр алып барыла, әгәр мин буш булам икән, гражданны атнаның теләсә кайсы көнендә, теләсә кайсы вакытта кабул итә һәм тыңлый алам.