“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы гражданнардан Татарстан Республикасында урнашкан медицина учреждениеләре эшенә кагылышлы шикаятьләрне кабул итүне дәвам итә
Әлеге шикаятьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп карау, шулай ук кулланучыларның медицина учреждениеләре эшенә булган хәбәрләрен карап, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре катнашында, Казан шәһәренең “8 нче шәһәр сырхауханәсе” нә барып, киңәшмә уздырды. Медицина персоналының пациентларга карата этика һәм деонтологияне саклавына, медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатына, шулай ук медицина учреждениесендә уңайлылык тудыруга һәм табибка электрон рәвештә язылу мөмкинлеге тудыруга аерым игътибар бирелде.
Чаллы шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгының чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге