Чаллы шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгының чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге

2018 елның 1 июне, җомга

 Чаллы шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгының чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге ачылды. Анда хөкем карары буенча Россия Федерациясеннән чыгарылып җибәрелергә тиешле  гражданнар урнаштырылачак.

 Үзәкне ачу тантанасында  Россия Эчке Эшләр министрлыгының  РФ субъектлары башкарма хакимияте  органнары белән хезмәттәшлек итү һәм җәмәгатьчелек тәртибен  саклауны тәэмин итү буенча Баш идарә  җитәкчесе Юрий Валяев,  Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Эчке эшләр министры Артем  Хохорин, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев катнашты.

 “Теләсә кайсы шәһәр башлыгы  федераль органнарга булышлык итәргә тиеш, - дип ассызыклады  Наил Мәһдиев, -  Муниципалитет алдына куелган бурычлар  намус белән үтәлде. Бу  илдә  тулысынча заманча халыкара стандартларга туры килә торган үзәк. Ул футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүне исәпкә алып республикасы бюджеты акчасына төзелде. Нормада каралган вакыт – 18 ай, без алты айда төзедек”.

 Үзәккә 270 чит ил кешесен урнаштырып була. Бүлмәләргә учреждениенең кизү частеннән күзәтү  алып бара торган видеокамералар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International