Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән видеоконференциясе

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүген, 2018 елның 28 маенда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  һәм аның җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эшчәнлегенә багышланган видеоконференция узды.

 Киңәшмәгә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенче вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгатьчелек  ярдәмчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  чакырылды.

 Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм аның җәмәгатьчелек  ярдәмчеләренең  2018 елның гыйнвар-май айларындагы эшчәнлеге һәм алдагы чорга эш планнары  тыңланды, шулай ук чакырылган кунак – В.Г.Тимирясов исемендәге  Казан инновацион университетының фәнни эш буенча проректоры, җинаять процессы һәм хокукы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы Игорь  Бикеев доклады тыңланды.

 Игорь Бикеев  Татарстан Республикасында  ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру темасын яктыртты, аның төп тенденцияләре турында  сөйләде.

 Ришвәтчелеккә каршы превентив чараларның мөһимлеген ассызыклап, И. Бикеев дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышында  ришвәтчелек күренешләре, соңгы берничә елда ришвәтчелек күренеше төшенчәсе киңәю, вазифадагы затның хезмәт урыныннан явыз ният белән файдаланып, шәхси файда алуга юнәлтелгән үз-үзен тотышы формалары турында турында сөйләде.

 Соңгы елларда республикада  Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында  ришвәтчелек килеп чыгу очракларын  бетерү буенча актив эш алып барыла, шул исәптән “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында  ришвәтчелеккә каршы  сәясәтне тормышка ашыру”  дәүләт программасы тормышка ашырыла. Дәүләт хакимияте органнарының гражданлык җәмгыяте институтлары белән килешенеп эшләвен тәэмин итү максатыннан,  әлеге Стратегияне тормышка ашыру барышында  Татарстан Республикасы Президенты каршында  Татарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы эшне координацияләү буенча Комиссия төзелде һәм эшли.

  Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе – Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек  ярдәмчеләренең 2018 елның беренче кварталындагы  эшенә нәтиҗә ясау иде. Үз чыгышында Вәкаләтле вәкил  гражданнар аңа мөрәҗәгать иткән кискен һәм актуаль мәсьәләләрне, шул исәптән, акчаларын күпквартирлы йортлар төзүгә биргән гражданнарның хокуклары бозылу, чүп яндыру заводы һәм калдыкларны юкка чыгаруның альтернатив вариантларын эзләү, электртапшыргычлар  линияләре саклык зоналарында булган  торак йортларны күчерү куркынычына дучар кешеләр проблемаларын яктыртты, хисап чорында ирешелгән нәтиҗәләр һәм төп эш формалары турында сөйләде, алдагы чорга төп юнәлешләрне билгеләде.

  Вәкаләтле вәкил   Татарстан Республикасы  муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнары  утырышларында  Татарстан Республикасында һәм конкрет муниципаль район территориясендә  2017 елда кеше хокуклары һәм ирекләрен саклау турында мәгълүматны район активына җиткерү максатыннан чыгыш ясаган һәм гражданнар җыеннарында, хезмәт коллективлары җыелышларында  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында  мәгълүмат белән чыгыш ясаган  җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең актив эшен  билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International