5 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне”

2018 елның 25 мае, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә, бүген, 25 майда,  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 5 нче төзәтү колониясендә  иректән  мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрә. 

 Әлеге чара халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан оештырыла.

 Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 5 нче төзәтү колониясендә  33 тоткын кабул ителде, алар суд карары белән килешмәү, пенсия белән тәэмин итү, төзәтү учреждениесендә медицина ярдәме күрсәтү, инвалидлык алу һәм миграция мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International