21 майда Менделеевск шәһәрендә хокук куллану практикасын тикшереп хезмәткә хокукны аңлату мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазифасын башкаручы – Татарстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Артем Ларюхин, Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе хокук идарәсе башлыгы Фәридә Санатуллина, Менделеев районы прокуроры Антон Чураков, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Менделееев районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева катнашты.
Семинар Менделеев һәм Алабуга районнары предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, хезмәтне саклау буенча хезмәтләр белгечләре, җирле үзидарә органнары вәкилләре, профсоюз оешмалары рәисләре өчен өйрәнү мәйданчыгы булды.
Семинар-киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә кеше хокукларын саклау һәм яклау темасына Вәкаләтле вәкилнең аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә килгән шикаятьләр бары торак хокукларын бозу турындагы шикаятьләр саныннан гына калыша.