2018 елның язгы чакырылышында Татарстаннан чакырылган егетләрнең 45 проценты коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә озатылачак. Бүген бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Сергей Погодин хәбәр итте.
Чакырылыш кампаниясе 1 апрельдән башланды, быел 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә озату күздә тотыла. Чакырылыш комиссияләренә 18 меңгә якын егет килергә тиеш.
«2017 елда Татарстан шефлык иткән хәрби частьларга ике меңгә якын кеше җибәрелде. Бу язда андый частьларга 1100 егетне җибәрү планлаштырыла», - дип аныклады Сергей Погодин.
Татарстан егетләренең күбесе (45 процент) коры җир гаскәрләренә, Хәрби-диңгез флотына (13 процент) һәм стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләренә (10 процент) җибәрелә. Чакырылучыларның 8 проценты һава-десант гаскәрләренә, 7 проценты – милли гвардия частьларына озатыла.