Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә “Хокукый марафон” социаль проектын тормышка ашыра башлады.
Проектның максаты – Татарстан Республикасы авыл һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне хокукый агарту, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү.
“Хокукый марафон” проекты кысаларында чаралар 2018 ел дәвамында бөтен Татарстан буенча үткәреләчәк. Бу акция айга бер тапкыр, чиратлап һәр муниципаль районда узачак.
“Хокукый марафон”да гражданнарга төрле белгечләргә профессиональ хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелә. Алабугада узган акциядә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Алабуга муниципаль районы прокуратурасы вәкилләре, җирле үзидарә органнары, Пенсия фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Татарстан Республикасы Адвокат палатасы” коммерциячел булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре өч дистәгә якын Алабуга кешесенә аларны кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирделәр.