Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында сәламәтлеге аркасында хәрәкәте чикләнгән һәм сак астына алынган гражданнарның сайлау хокукларын саклау турында сөйләде

2018 елның 18 марты, якшәмбе

 Бүген, 18 мартта, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасы мәгълүмат-эксперт үзәгендә чыгыш ясады. Ул хәрәкәт итүе чикләнгән һәм аз йөрүче гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү өчен Татарстанда барлык шартлар тудырылуын хәбәр итте.

 “Зур әзерлек эшләре үткәрелде. Мин дә, республиканың барлык районнарындагы  ярдәмчеләрем дә,  теге яки бу сәбәп белән сайлау участокларында була алмаган кешеләрне барладык” – диде  Сәрия Сабурская.

 Вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил Аппаратының  хезмәткәрләре, Вәкаләтле вәкилнең республиканың муниципаль районнарындагы  җәмәгать ярдәмчеләре  барлык стационар медицина учреждениеләрендә булдылар, мөстәкыйль рәвештә сайлау участокларына бара алмаган кешеләр санын ачыкладылар, шулай ук  барлык тикшерү изоляторларында  һәм вакытлыча тоту изоляторларында  булдылар, өйдә сак астында булган  кешеләр  буенча  мәгълүмат җыйдылар.

 “Барлык теләүчеләр тавыш бирсен өчен  республикада шартлар тудырылган. Бүген иртән мин Казан шәһәренең 1 нче тикшерү изоляторында булдым. Тавыш бирү өчен урын  барлык сайлау участокларындагы кебек үк җиһазландырылган. Һәр камерада диярлек  сайлаулар турында да, һәр кандидат турында да мәгълүматлар бар,” — дип белдерде  Сәрия Сабурская.

“ 1 нче тикшерү изоляторында  тикшерү астында булганнар  һәм анда хезмәт итүчеләр 300 кешедән артык. Иртәнге унынчы яртыга  261 кеше тавыш биргән иде инде”, - диде  омбудсман.

  Вәкаләтле вәкилнең ярдәмчеләре хәзер махсус чатка тупланган. Өйләрдә, медицина учреждениеләрендә, вакытлыча иректән мәхрүм итү урыннарында ничек тавыш бирүләре турындагы мәгълүмат даими килеп тора.  Омбудсман аларның кайберләрен укыды.

 “Түбән Камада перинаталь  үзәк белән шәһәр хастаханәсендә  пациентлардан 123, медперсоналдан 81 кеше тавыш биргән. Яшел Үзәндә вакытлыча тоту  изоляторның махсус бүлмәсендә 17  кеше тавыш биргән, өч кеше сайлаудан баш тарткан. Бу аларның хокукы”, - хәбәр итте Вәкаләтле вәкил. 

 Узган сайлауларда булган кимчелекләрне искә алып, омбудсман шуны  белдерде:” Элеккеге президент сайлауларыннан соң без кайбер территориаль комиссияләренә тавыш бирү участокларын аскы катларга  күчерергә тәкъдим иткән идек. Ул вакытта андый участоклар 450 дән артык иде. Бу юлы – 300 гә якын. Алга китеш бар”.

 Начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән бюллетеньнәр бастырганнар. Алар аны капшап укып, теләгән кандидаты өчен тавыш бирә ала.  Инвалид коляскаларында йөрүче кешеләр өчен уңайлы булсын өчен махсус кабиналар эшләнгән. Ятып авыручылар да исәпкә алынган. Аларга участок сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International