Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре

2018 елның 13 марты, сишәмбе

   Түбән Кама шәһәрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Түбән Кама прокуроры  вазифасын башкаручы Евгений Лизунов белән  бергә гражданнарны кабул итте. Алдан  Түбән Кама, Алабуга, Менделеев муниципаль районнарыннан 15 кеше кабул итүгә язылды. Гражданнар хезмәт мәсьәләләре, шул исәптән, законсыз эштән җибәрү, эш хакы түләмәү шикаятьләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Ике мөрәҗәгать  пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы иде, шулай ук  гражданнарны торак һәм медицина мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  аңлатмалар бирелде, кайбер шикаятьләр язмача рәвештә эшкә һәм контрольгә алынды.

 Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау барышын  күзәтүне тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы буенча килгән гаризаларны карау буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

 2018 елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Түбән Кама муниципаль районы буенча 244 гариза керде, шуларның 181 хәл ителде, 8 гариза “Планлаштырылган” статусында, 8 гаризага “Дәлилле кире кагу” статусы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International