“Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре дәвам итә

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үткәрә торган “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре  халык арасында бик популяр булып кала бирә.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен  социаль әһәмиятле темалар буенча дәресләре һәр айның беренче җомгасында үткәрелә. Әйтик, “Кулланучыларның хокукларын яклау”, “Салым законнарында үзгәрешләр”, “Мирас мәсьәләләре”, “Кулланучылар хокукларын яклау. Сәламәт туклану”, “Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокук”, “Гаилә хокукы” кебек  яктыртыла торган темалар лекторларны, профиль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре докладчыларын чакырып үткәрелә.

 2018 елның 2 мартында  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Займнар алганда ничек артык түләмәскә: кредит картасы, кулланучылар кредитлары”, “Финанс хезмәтләреннән кулланучылар хокукларын яклау: заемчы хокукы, кертемче хокукы, иминиятче хокукы”  темаларына  дәресләр узды.

 Финанс белеме мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорның  Татарстан Республикасындагы идарәсе кулланучылар хокукларын яклау бүлеге һәм  «Сбербанк» юридик идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.

  Киләсе дәрес “Гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын тәэмин итү”, “Тормышны, милекне иминияләштерү, тупланма иминият” темалары буенча  узачак. Чара 6 апрельдә 15 сәгатьтә  Пушкин урамы, 8 нче йортта – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе бинасында  үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International