Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Әлмәткә эш сәфәре вакытында гражданнарны кабул итте, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәүче  кешеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрелде.

Вәкаләтле вәкилгә шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләр белән 11 кеше килде. Алар аварияле һәм тузган торакка кагылышлы торак мәсьәләләре, торак белән тәэмин итү, йортка капиталь ремонт үткәрүгә кагыла иде. Гражданнарны шулай ук хезмәт, юл төзү проблемалары борчый.

Көннең икенче яртысында  Сәрия Сабурская Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затлар өчен юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, 8 нче төзәтү колониясендә  “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International