Бүген инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча “Кайнар элемтә” оештырылды.
Аның барышында белгечләргә 94 шалтырату керде. Сораулар нигездә инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы иде (65 мөрәҗәгать). Шулай ук дарулар белән тәэмин итүгә, индивидуаль тернәкләндерү программасы эшләүгә, санатор-дәвалау путевкалары белән тәэмин итүгә кагылышлы берничә мөрәҗәгать керде. Гражданнарны шулай ук медико-социаль экспертиза үткәрү, уңайлы тирәлек, һәм аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен “уңайлы тирәлек” программасы кысаларында туктап тору урыннары булдыру мәсьәләләре борчый.