Бүген, 5 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү үткәрде.
Вәкаләтле вәкилгә 12 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарны пенсия, хезмәт һәм торак мәсьәләләре борчый, торак алуга субсидияләр бирелү кызыксындыра. Суд карарын үтәмәүгә һәм җинаять эше ачу белән килешмәүгә кагылышлы ике мөрәҗәгать керде. Гражданнар шулай ук хөкем ителгән кешене икенче төзәтү учреждениесенә күчерүгә кагылышлы сорау белән дә мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең берсе Казан шәһәрендәге күпфатирлы йортка аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен пандус куймауга кагыла иде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкны (843) 236-41-80 (Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны аша алдан язылу буенча сишәмбе көнне кабул итә.