Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе һәм кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, “Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты”, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары башкарма комитеты, “Мәскәү базары” җәмгыяте вәкилләре белән берлектә, Ю. Фучик урамының 72 нче йорты янында урнашкан базарны карады.
Урынга чыгып тикшерү шуны күрсәтте, “Мәскәү базары” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге чаралар күргән, базарда сату итү урыны чикләнгән, законсыз урнаштырылган лареклар алынган, территория чистартылган, сатучылар ябык базар чатыры эченә кертелгән.