Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«Без очраткан җитди кыенлыклар тормышыбызның барлык өлкәләренә тәэсир итте, дәүләт органнары эшенә, шул исәптән хокук яклау эшчәнлегенә дә төзәтмәләр кертте», -  Вәкаләтле вәкил карамагындагы  Эксперт советының киңәйтелгән утырышы шушы сүзләр белән  ачылды, анда безгә «2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында» доклад проекты тәкъдим ителде, 2024 елга бурычлар куелды.

Республикада яшәүчеләрнең хокукларын бозу турында фактларны без төрле чыганаклардан алабыз, һәм мөрәҗәгать иткән һәр кешегә индивидуаль якын килү юлын табарга тырышабыз.

2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына гражданнардан 5750 мөрәҗәгать кергән.

Гражданнардан 104 меңнән артык хәбәрнамә (104 667) «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына, ә 60 меңнән артык (60 167) мөрәҗәгать “Дәүләт хезмәтләре” бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының кире элемтә платформасы аша килде.

«Халык контроле» системасындагы хәбәрнамәләрнең 80% (84 013) хәл ителгән. Республикада яшәүчеләрдән  4,8 миллионнан артык комментарий һәм теләктәшлек  алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International