«2022 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы

2023 елның 3 феврале, җомга

  Юллар төзү һәм карап тоту – илнең социаль-икътисади үсешенең мөһим өлешләренең берсе. Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “2022 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында” киңәйтелгән коллегия утырышы узды.

  Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ассызыклаганча, Татарстан Республикасында юл хуҗалыгы өлкәсендә системалы эш югары дәрәҗәдә оештырылган, ә транспорт төзелеше күләме буенча Татарстан Россиядә беренче урында тора (Мәскәүне санамыйча).

Үз чыгышында министр Ф.М. Хәнифов Татарстан Республикасының уникаль үзенчәлеге республикада транспорт комплексы бөтен транспорт  (тимер юл, һава, су, автомобиль һәм башка транспорт )  төрләреннән гыйбарәт булуын билгеләп үтте. Тимер юл өлкәсе турында сөйләгәндә, министр шулай ук бу соңгы елларда иң тотрыклы транспорт тармагы булуын билгеләде. Бездә төбәктә эре социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла: болар Идел аша күпер  белән «Мәскәү-Түбән Новгород – Казан» М– 12 тизйөрешле автомобиль юлын төзү, шулай ук «Мәскәү-Владимир-Түбән Новгород-Уфа» маршруты дәвамы белән Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп узучы «Волга» М-7 автомобиль юлы һәм  Шәле (М-7)-Баулы (М-5) төбәк проектлары.

 Ф. М. Хәнифов билгеләп үткәнчә, 2022 елда  илкүләм проекты кысаларында республикада төбәк әһәмиятендәге 100 км дан артык юлны ремонтлау, 33,8 км Казан юлларын, 23,6 км Чаллы агломерациясе, 4,6 км Түбән Кама агломерациясе юлларын капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү буенча эшләр  башкарылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуга килгәндә, министр үз чыгышында  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү системасын үстерәчәкләрен әйтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International