«Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең практик аспектлары»темасына семинар

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Вәкаләтле вәкилнең һәм аның Аппаратының барлык эшчәнлегендә үзәк звено булып республика халкының мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары белән эшләү тора. Хәзерге вакытта Вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан 6000нән артык мөрәҗәгать керде.

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе тарафыннан «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең практик аспектлары»темасына семинар уздырылды. Бу семинарда мин Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегендә цифрлы технологияләрне куллану турында сөйләдем.

Дәүләт органнары, иҗтимагый институтлар һәм гражданнар тарафыннан цифрлы технологияләрне киң куллану шартларында кеше һәм граждан хокукларын тәэмин итү бурычының актуальлеге шик тудырмый. Димәк, яңа “цифрлы чынбарлыкта” хокукларны һәм ирекләрне саклауга ярдәм итү өчен җаваплы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтының роле дә арта.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2013 елдан бирле эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, цифрлаштыру Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гариза бирүчеләр белән элемтә каналларын киңәйтте, кире элемтәне тизләтте һәм гадиләштерде, вәзгыятьне мониторинглауның кайбер төрләрен җиңеләйтте, (мәсәлән, Интернетта социаль сораштырулар үткәрү актуаль проблема буенча фикерләрне тиз белергә мөмкинлек бирә, ә челтәрдәге тар җәмгыять һәм төркемнәрне мониторинглау – аерым категория кысаларында төп проблемалар турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә), хокукый агарту мөмкинлекләрен киңәйтте, шулай ук оператив мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International