«Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль законда сәламәтлеге чикләнгән балаларның укуга хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең иң мөһим бурычларының берсе буларак карала. Аутизмлы баланы моның өчен махсус шартлар тудырмыйча мәктәпкә кабул итү – зур тәвәккәллек сорый. Укытучылар һәм балалар ягыннан рәхимсез мөнәсәбәт булса баланың сәламәтлеге начараерга мөмкин, һәм соңыннан бала үзе мәктәпкә барудан баш тартырга мөмкин, ягъни аңлы рәвештә социаль тәҗрибә туплау омтылышыннан баш тарту, шуның белән социаль инвалид булып калу куркынычы яный.
Октябрьнең беренче декадасында күрсәтелгән мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Республика психологик-педагогик һәм медико-социаль ярдәм республика үзәге» «Үзәк психолого-медико-педагогик комиссия» белән берлектә мәгариф оешмаларында сәламәтлеге чикләнгән балаларның хокукларын яклауны күзәтү планлаштырылган.
Бүген без Казанның 97 нче һәм 86 нчы мәктәпләрендә балаларны укыту һәм тәрбияләү шартларын өйрәндек. Алдагы көннәрдә Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренең гомуми белем мәктәпләрен карарга планлаштырабыз. Һичшиксез, сәламәтлекләре чикле балалар өчен укытуны оештыру - бу мәктәп өчен җитди йөкләмә: квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, җайлаштырылган белем бирү программасын эшләү, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру, ата-аналар белән үзара бәйләнешне оештыру, матди-техник базаны тәэмин итү, һәм бу сәламәтлеге чикле булган балаларны укытуның уңайлы шартларын булдыру өчен кирәкле бурычларның тулы исемлеге түгел. Әлеге анализ безгә проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын билгеләргә, шулай ук инвалид булган, сәламәтлеге чикләнгән балаларга белем бирүнең максималь уңайлы шартларын булдырырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм.