“Хезмәт законнарына ярашлы рәвештә эшкә урнашуны теркәү нинди булырга тиеш?”, “Сезонлы хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләре төзегәндә нинди дә булса үзенчәлекләр бармы?”, “Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләүгә ничек түләнә?”, “Предприятиедә хезмәтне саклау бүлеге эшен ничек дөрес итеп оештырырга?” – шушы һәм башка сораулар Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәге базасында 19 сентябрьдә беренче тапкыр узган чарада катнашучылар өчен фикер алышу предметы булды.