Хисапчы

назад

Төп функцияләр:

  • «Бухгалтерлык исәбе турында» 2011 елның 6 декабрендә дөнья күргән 402 нче федераль законны гамәлгә ашыру;
  • финанс-хуҗалык эшчәнлегенең бухгалтерлык исәбен алып бару һәм матди, хезмәт һәм финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалануны, оешма милкенең сакланышын контрольдә тоту;
  • бухгалтерлык исәбе турындагы законнар нигезендә хисап сәясәтен формалаштыру;
  • типик формалар каралмаган хуҗалык операцияләрен рәсмиләштерү өчен кулланыла торган счетларның эш планын әзерләү һәм кабул итү, беренчел исәпкә алу документларының формаларын, эчке бухгалтерлык хисабы документлары формаларын эшләү, шулай ук инвентаризация үткәрү тәртибен тәэмин итү, хуҗалык операцияләрен үткәрүне контрольдә тоту, бухгалтерлык мәгълүматларын эшкәртү технологияләрен һәм документлар әйләнеше тәртибен үтәү буенча эш алып бару;
  • бухгалтерлык исәбен һәм хисапны рациональ оештыруны алып бару һәм исәп-хисап эшләрен максималь үзәкләштерү нигезендә һәм заманча техник чаралар һәм мәгълүмат технологияләрен, прогрессив исәпкә алу һәм тикшерү рәвешләрен кулланып алып бару, Аппарат эшчәнлеге, мөлкәт хәле, керемнәре һәм чыгымнары турында тулы һәм дөрес хисап мәгълүматын формалаштыру һәм вакытында тапшыру, шулай ук финанс хисабын ныгытуга юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм тормышка ашыру;
  • акча һәм катгый хисаплылык бланкларын кабул итү, бирү һәм саклау буенча операцияләр башкару;
  • матди кыйммәтләр алуга ышанычнамәләр бирү һәм бирелгән кыйммәтләрне исәпкә алу журналын алып бару;
  • хуҗалык эчендәге резервларны ачыклау, югалтулар һәм җитештерелмәгән чыгымнарны бетерү максатларында, бухгалтерлык исәбе һәм хисап мәгълүматлары буенча Аппаратның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә икътисадый анализ ясау;
  • штат, финанс һәм касса дисциплинасын, административ-хуҗалык һәм башка чыгымнар сметаларын, җитешмәүчелекне бухгалтерлык исәбеннән төшерү законлылыгын, бухгалтерлык документларының сакланышын тәэмин итү, аларны билгеләнгән тәртиптә архивка рәсмиләштерү һәм тапшыру буенча эш алып бару;
  • акча керемнәре һәм чыгымнары, бюджеттан файдалану, башка бухгалтерлык һәм статистик хисап турында баланс һәм оператив җыелма хисаплар төзүне тәэмин итү, аларны билгеләнгән тәртиптә тиешле органнарга тапшыру;
  • үзенә ышанып тапшырылган бухгалтерлык документларының сакланышын тәэмин итү;
  • Аппаратның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үз вазифаларын башкарганда РФ Салым кодексы, РФ Хөкүмәте, ТР Хөкүмәте, ТР Финанс министрлыгы, РФ Үзәк банкы һәм РФ Дәүләт салым хезмәте норматив актларын, башка законнарны үтәү.
Камалова Лилия Фиргатовна
Телефон:
(843) 236-27-72
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International