Граңданнарның хокукларын торгызу мәсҗәләре булеге

назад

Бүлекнең төп функцияләре:

 

  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының агымдагы чорга тулаем һәм өлешчә бүлек эшчәнлегенә кагылган төп чаралар планын эшләүдә һәм үтәүдә катнашу;
  • кеше һәм граждан хокукларына һәм ирекләренә кагылышлы хокукый актлар проектларына һәм хокукый актларга хокукый экспертиза үткәрү;
  • бүлеккә килгән документларны, мөрәҗәгатьләрне, гражданнар шикаятьләрен карау, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каравына документлар проектлары әзерләүне тормышка ашыру;
  • Россия Федерациясе, чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны кабул итүне оештыру;
  • Татарстан Республикасы һәм чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затларның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, җитәкчеләр һәм учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләрнең вазыйфаи затлары карарларына һәм гамәлләренә (эшсезлегенә ) карата шикаятьләрен үзвакытында һәм сыйфатлы карауга контрольне тормышка ашыру;
  • тикшерелгән чаралар һәм каралган шикаятьләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә законнарга өстәмәләр( үзгәрешләр) кертү турында тәкъдимнәр бирү;
  • бозылган хокукларны һәм ирекләрне торгызу буенча кирәкле чаралар күрү тәкъдимнәре белән дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына яки вазыйфаи затларга заключениеләр әзерләү; законлы көченә кергән суд карарын билгеләнгән тәртиптә тикшерүне сорап Татарстан Республикасы Конституция судына, прокуратурага үтенеч белән мөрәҗәгать итү; карарларында һәм гамәлләрендә кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылу күзәтелгәндә вазыйфадагы затка дисциплинар яки админисратив эш яисә җинаять эше кузгалту турында үтенеч белән вәкаләтле дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү;
  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил йөкләмәсе буенча мөстәкыйль рәвештә яки вәкаләтле дәүләт органнары, вазыйфаи затлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә дәүләт органнары, җирле үзидарәләр органнары, һәм кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү буенча аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формасына карамыйча учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр эшчәнлеген тикшерү;
  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук башка дәүләт органнары һәм оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү;
  • гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча парламент тыңлауларын үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең еллык һәм махсус докладларын әзерләү өчен материаллар туплау;
  • бүлеккә билгеләнгән тәртиптә йөкләнгән башка функцияләрне тормышка ашыру.
Граңданнарның хокукларын торгызу мәсҗәләре булеге
Бүлек җитәкчесе
Гильмутдинова Зульфия Фаргатовна
Бүлек җитәкчесе урынбасары
Телефон:
(843) 236-89-28
Email:
Хабибуллина Эльмира Шафигулловна
Әйдәп баручы консультант
Телефон:
(843) 236-89-15
Email:
Алексеева Альбина Анатольевна
Әйдәп баручы консультант
Телефон:
(843) 236-40-98
Email:
Әйдәп баручы консультант
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International