Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең югары профессионализмы, хезмәт сөючәнлеге, фидакарьлеге нәтиҗәсендә Татарстанда хәл тотрыклы кала. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Узган елга йомгак ясап, Эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов, 2023 елда министрлык тарафыннан кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү һәм яклау, хокук тәртибе һәм җәмәгать иминлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, җинаятьчелеккә каршы көрәштә булган көчләрдән һәм чаралардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча планлаштырылган чаралар комплексы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.
Республикада былтыр 55 мең 444 җинаять теркәлгән, шул исәптән 17 мең 126 авыр һәм аеруча авыр. Республиканың хокук саклау органнары тарафыннан 23 мең 750 җинаятьчел һөҗүм ачылган, шул исәптән җәмәгатьчелек арасында зур резонанс тудырган берничә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
Узган елда республика территориясендә мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган 18 меңләп җинаять теркәлгән, шуларның 13 мең 277 - мошенниклык, 4 мең 461 - банк счетыннан урлау, 3 мең 965 - законсыз сату яки наркотиклар тарату, 2 мең 441 - компьютер мәгълүматларына хокук бозып керү, 414 - акча талау. Тикшерелгән дистанцион урлаулар һәм караклыкларның гомуми саны буенча Татарстан илнең барлык субъектлары арасында бишенче урында тора.
2023 елда Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан икътисади юнәлештәге 2 мең 602 җинаять ачыкланган, алар буенча 3 млрд 883 млн 255 мең сумлык матди зыян капланган. 8 финанс пирамидасы эшчәнлеге туктатылган, аларның эшчәнлегеннән 2 меңнән артык граждан зыян күргән. Җинаять юлы белән алынган акчаларны яки башка милекне легальләштерү белән бәйле 20 җинаять ачыкланган. Финанс чараларын законсыз акчага әйләндерү өлкәсендә 488 җинаять ачыкланган.
Шулай ук хисап елында Татарстан Республикасында 397 мең чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә куелган, 5 меңнән артык кеше РФ гражданлыгын алган. Ил территориясендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 53 меңгә якын патент рәсмиләштерелгән. Миграция законнарын бозган өчен 3061 чит ил гражданына карата Россиядән читкә административ рәвештә чыгарып җибәрү, 225 енә депортацияләү турында суд карарлары кабул ителгән.
Республика Рәисе утырышта катнашучылар игътибарын агымдагы елда Татарстанда җитди сәяси һәм спорт чаралары узачагына юнәлтте. Алар арасында Россия Президентын, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау, Брикс кысаларындагы чаралар, киләчәк уеннары, KazanForum һәм башкалар бар. “Чараларны уңышлы уздыру, беренче чиратта, хокук саклау структуралары ягыннан зур әзерлек эшен таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.