ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар Дәүләт Советының балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы Федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасын хупладылар.

"Федераль закон проекты авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаганнар белән профилактик эшне оештыру өлкәсендә законнарны камилләштерү, шулай ук балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын үстерү максатларында эшләнгән, - дип билгеләп үтте Александр Чубаров. - Федераль законнарда балигъ булмаганнарның категорияләре билгеләнгән, алар балигъ булмаган хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштырылырга мөмкин. Закон проектында күрсәтелгән категорияләр исемлеген киңәйтү өлешендә 120-ФЗ номерлы Федераль законның 22 маддәсенә үзгәрешләр кертү каралган. Сүз авыр тормыш хәлендә калган яки социаль куркыныч хәлдә булган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә вакытлыча тоту үзәкләренең профилактик мөмкинлекләрен нәтиҗәле куллану турында бара”, - диде ул.
 

«Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проектын, депутатларга үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Альберт Борһанов тәкъдим итте, ул документны эшләү максатын  транспорт өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру дип атады. Тәкъдим ителгән закон проектын тикшерүдә депутатлар Александр Чубаров, Илдар Шамилов, Валерий Власов катнашты, алар транспортта кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру механизмнарын камилләштерү кирәклегенә игътибар иттеләр.

 ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үз аңлатмасында документның актуальлеген, беренче чиратта, Казанда күп санлы пассажирлар файдаланган метрополитен үсеше белән аңлатты.

2022 елда  Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе эше нәтиҗәләре турында ведомство башлыгы урынбасары Елена Варфоломеева сөйләде. Комитетка тапшырылган мәгълүмат буенча, 2022 елда идарәнең структур бүлекчәләрендә 232,4 млрд сумлык 2,9 млн башкарма производство үтәлгән. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә консолидацияләнгән бюджетка 3,5 млрд сум кергән. Башкарма производстволар буенча 621 млн сум, шул исәптән ЮХИДИ штрафлары буенча 489 млн сум, хезмәт хакы буенча 115 млн сум штраф түләтелгән. Шулай ук 751 млн сум алимент түләүләре, 686,6 млн сум ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар түләтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International