23 ел элек - 2000 елның 3 мартында «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 95 нче номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, шуның белән Татарстанда омбудсман институты булдырылды. Россия Федерациясендә мондый вазифаны булдыру идеясе рәсми рәвештә 1991 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан кабул ителгән кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре декларациясендә беркетелгән.
Мондый институтны булдыру илебездә демократиянең барлыкка килүе һәм үсеше, актив гражданлык җәмгыятен формалаштыру һәм гражданнар хокукларын нәтиҗәле яклау юлында законлы адым булды.
Кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт яклавы, аларны дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазифаи затлар тарафыннан үтәүгә һәм хөрмәт итүгә ярдәм итү гарантиясе хокук яклаучы эшендә төп бурычлар.
Дәүләт структурасын тулыландырып, Вәкаләтле вәкил җәмгыять һәм хакимият арасында бәйсез арбитр булып тора.
Бүген Вәкаләтле вәкилнең Аппараты - чын фикердәшләр, үз эшенә тугры булган югары квалификацияле белгечләрнең бердәм командасы, һәм мин һәркемгә фидакарь хезмәт өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә! Киләчәктә дә безнең уртак тырышлыкларыбыз нәтиҗәле булыр дип ышанам.