Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышы

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнсәбәтләр буенча совет һәм республикада милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды.

"Россия-полиэтник дәүләт. Биредә үз телләре, мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре булган төрле халыклар яши. Йөзләрчә ел эчендә аларның үзара хезмәттәшлеге  нәтиҗәсендә   гомумроссия мәдәнияте формалашты. Шул ук вакытта һәр халык кабатланмас йөзен саклый», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Илдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән 2022 ел мәдәният өлкәсе өчен үзенчәлекле булды. "Безнең милли лидерыбыз Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин безнең күптөрле, күпмилләтле илебез өчен Россия халыкларының телләрен һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклау бик мөһимлеген ассызыклады", - диде Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе - республикада яшәүче барлык халыклар вәкилләренең телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.

 

Рухи кыйммәтләрне формалаштыру һәм этномәдәни ихтыяҗларны тормышка ашыру, күпмилләтле халыкны берләштерү һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген ныгыту өчен кирәкле шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. Бу эштә республика милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары, РФ Иҗтимагый палатасы белән тыгыз элемтәдә тора.

Гадәттәгечә, республикада яшәүче халыкларның бәйрәмнәре югары оештыру дәрәҗәсендә узды. Алар арасында Сабантуй, Каравон, Уяв, Семык, Гырон быдтон, Питрау һәм башкалар бар. Зур фестивальләр һәм концертлар, тематик конкурслар узды. 2022 елның иң истәлекле вакыйгалары арасында - Идел буе Болгар дәүләтендә  ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International