2017 елның 21 августында Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, бала туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләрне яклау буенча чаралар турында тәкъдимнәр өчен "кайнар элемтә" оештыра.