Бүген, 19 гыйнварда, Яшел Үзән муниципаль районында “Өченче буын университеты”н тантаналы ачу булды. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина, В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова катнашты.