“Россия пенсионерлары” берлегенең Баулы җирле бүлегендә берничә факультеты булган “Өченче буын университеты” эшли.
Армиядә хезмәт иткән ир-егетләргә эшсезлек буенча югары пособие түләячәкләр. Моның өчен аларның армиягә киткәнче тулы эш көне белән 26 атна эшләве һәм максималь пособиегә дәгъва итәрлек эш хакы алуы, армиядән кайткач мәшгульлек үзәгенә исәпкә басуы шарт.