Гражданнарны кабул итү көне

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сәрия Сабурская Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  җитәкчесе урынбасары, республиканың баш суд приставы урынбасары  Гөлнара Абдрахманова белән  суд карарларын үтәү мәсьәләләренә багышланган тематик кабул итү үткәрде.

  Уртак кабул итү барышында суд приставлары хезмәтенең вазифаи затлары гамәлләренә   кагылышлы берничә мөрәҗәгать керде. Ике мөрәҗәгать тә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе тарафыннан эшкә алынды. Бер кеше шулай ук омбудсманга торак алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Ул эшкә алынды.

  Шулай ук Вәкил үзе гражданнарны кабул итте, 4 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарны торак бирү, суд карарларыннан риза булмау, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре кызыксындырды. Барысына да конкрет аңлатмалар бирелде, берничәсе эшкә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International