ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь 2019 ел.
сишәмбе

Бүген, 25 июнь көнне, Актаныш районына  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эшлекле сәфәр белән килде. Аның кысаларында әлеге сәгатьләрдә  Сәрия Харис кызы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә.


30
май 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  Казан шәһәренең Лаврентьев урамының 28 нче йортында яшәүчеләр  әлеге йортның милекчеләре буларак аларның хокуклары бозылу турында мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  тоткыннарның җәзаны үтәтүдән вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүгә, үтәп бетерелмәгән җәза өлешен йомшаграк җәза төренә алыштыруга, төзәтү учреждениесе төрен алыштыруга һәм җиңелрәк шартлар булган  урынга күчерүгә кагылышлы юлламаларын карау буенча комиссия эшендә  катнашты. Комиссия  15 тоткынны кабул итте.

   Татарстан Республикасында наркотиклар кулланучыларны тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнүче  оешмалар эшчәнлеген  күзәтү максатларында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Татарстан Республикасы Эчке эшләр  министрлыгы вәкиле белән   “Альтернатива” клиникасын  тикшерде, әлеге дәвалану-тернәкләндерү үзәгендә  наркотик һәм алкоголь бәйлелегеннән котылу өчен  наркологик  һәм психотерапевтик  ярдәм алырга мөмкин


29
май 2019 ел.
чәршәмбе

    Очрашу барышында дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов белән очрашу вакытында Вәкаләтле вәкил  конкрет тәкъдимнәрен җиткерде, аларны дәүләт торак фонды җитәкчелеге  гражданнарның торакка хокукларын  яклау максатларында эшкә алды. Вәкаләтле вәкил  мөрәҗәгать итүчеләрнең ул тәкъдимнәрен үтәүне контрольдә тотачак

Татарстан Дәүләт Советының  кырык сигезенче утырышы  2019 елның 5 июнендә иртәнге унда башлана. Бүген параламент Президиумы шундый карар кабул итте. Әлеге утырышта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсен карау күздә тотыла.

   Чистай шәһәрендә  “Ришвәтчелеккә  каршы көрәш һәм җәмәгатьчелек контроле” темасына  Бөтенроссия  фәнни-практик конференциясе үтте. Анда  мәгариф оешмалары вәкилләре, шул исәптән студентлар да катнашты. Студентлар  ришвәтчелеккә каршы көрәшүгә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклаштылар.

29 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән “Халык фронты “Россия өчен” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк  бүлеге штабы рәистәшләре Илшат  Гафуров,  Александр Коноплев, Гөлзадә  Руденко  республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту буенча актуаль мәсьәләләрне караганда, шул исәптән “Халык контроле” системасына килгән мәсьәләләрне караганда   гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә Якларның үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйдылар.


28
май 2019 ел.
сишәмбе

Дәүләт хокук  сакчысы эшенең төп нигезе – Вәкаләтле вәкилгә көн саен төрле элемтә каналлары, шул исәптән Вәкаләтле вәкилнең шәхси кабул итүе вакытында гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне карау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования