Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләрне эшкә урнаштыру буенча мәшгульлек үзәген тикшерү

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе  Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.

  Анда иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләрне эшкә урнаштыру, булган вакансияләр буенча әлеге затларны эш бирүчеләргә җибәрү, элек хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштыру, яки эшкә алудан баш тарту турында кабул ителгән карарлар, элек хөкем ителгәннәрне кабат эшкә өйрәтүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

 Тикшерү барышында  элек хөкем ителгән кешеләрнең вакансияләрдән күп санлы   баш тарту очраклары билгеләнде, эш бирүчеләр дә  тәҗрибәсе

 булмау һәм квалификация туры килмәүне сәбәп итеп аларга җибәрелгән кандидатлардан баш тарткан.

  Тикшерү барышында Яшел Үзән мәшгульлек үзәге хезмәтләреннән файдаланган 71 эш эзләүченең шәхси эше өйрәнелде, хәзерге вакытта тәкъдим ителгән материалларны  анализлау бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International