ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшче штабы утырышы

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

“Халык контроле”ндә чүп-чарны вакытында чыгармауга карата шикаятьләр саны кими.

 

Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшче штабының чираттагы утырышында август һәм сентябрь айларында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр каралды. Бүлек башлыгы Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, 1 августтан 25 сентябрьгә кадәр республика халкы чүп- чарны вакытында чыгармау турында системага 118 тапкыр хәбәр иткән, шуларның 93е (79%) хәл ителгән, калганнары эштә.

 

Күрсәтелгән чорда мөрәҗәгатьләрнең иң күбе Казан шәһәре буенча – 47 мөрәҗәгать, Яр Чаллы шәһәре буенча – 20, Әлмәт шәһәре буенча – 13, Яшел Үзән шәһәре буенча – 11 һәм Питрәч районнары буенча – 7.

 «Халык контроле» нә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36% ка азрак хәбәр килгән, бу, докладчы сүзләренчә, төбәк операторлары  эшенең яхшыруын күрсәтә.

 

Уңай якларга карамастан, без берничә хәбәрне билгеләп үттек, анда яшәүчеләр чүп контейнерларын алмаштыру буенча вакытында эшләмәүләре турында хәбәр итәләр, шуңа бәйле рәвештә төбәк операторлары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре адресына  тузган контейнерларны алмаштыру буенча уртак эш алып бару турында беркетмә йөкләмәсе бирелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International