Гражданнарның сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә хокукын яклау максатыннан үткәрелгән киңәшмә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 10 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  - Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәргән киңәшмәдә катнашты. Анда гражданнарның сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә хокукын яклау, “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында басылган мөрәҗәгатьләрне, шулай ук социаль челтәрләрдә кулланучыларның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшенә  кагылышлы шикаятьләрен   үзвакытында һәм сыйфатлы карауга контрольлек итү мәсьәләләре каралды.  

 Киңәшмәдә гражданнарның шикаятьләрендә һәм урыннарга барып үткәрелгән киңәшмәләрдә ачыкланган актуаль сораулар каралды. Алар арасында түбәндәге сораулар бар:

  • Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша табибларга язылу мөмкинлеге;
  •  пациентларны кабул итүне оештыру;
  •  гражданнарның ташламалы категорияләрен дару белән тәэмин итү;
  •  беркетелгән участокта яшәүче гражданнар, шулай ук соңгы биш елда   балаларның саны белән бәйле  рәвештә штат расписаниесен карау;
  •  табиб-педиатрлар һәм тар белгечлекле табиблар җитмәү;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International