ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында» брифинг узды.

 


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү проблемасы, һичшиксез, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның мөһим эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора.

 

Бүген җылы һәм дуслык атмосферасында Европа омбудсманнар институты оештырган халыкара конференция уза. Конференция Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең дискриминациядән саклануда, дини хокукларга аерым игътибар бирүдә роленә багышлана.

 


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген минем иртәм Воронеж дәүләт университетының Россия һәм чит илләр конституцион хокукы кафедрасы мөдире, төбәк законнары институты директоры Татьяна Дмитриевна Зражевская белән очрашудан башланды.

 


27
октябрь, 2023 ел
җомга

Кичә Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә «Халык контроле» системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне  карау буенча эшлекле киңәшмә узды.

.

Бүген, чакырылган белгечләр ярдәме белән, хөкем ителүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтү көннәре кысаларында, РФ ФКУ стеналарында хөкем ителүчеләрне Татарстан Республикасы буенча УФСИН 2 нче төзәтү колониясе кабул итте. Анда һәркем үзен кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итә һәм юридик консультация ала алды.

Инвалидлар өчен киртәләрсез мохит булдыру теләсә кайсы үсеш алган җәмгыятьнең беренчел бурычы, шулай ук дәүләтнең социаль сәясәтенең актуаль юнәлеше булып тора. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен Татарстан Республикасының шифаханә-курорт учреждениеләрендә уңайлы мохит оештыру мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре килә.

Халыкның социаль яктан якланмаган категорияләренең берсе - ата-аналарын югалткан балалар. Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга һәм алар арасыннан булган затларга ярдәм итү чарасы дәүләт тарафыннан ул булмаганда торак бирү булып тора. Үз эшебездә ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак хокукларын яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Бүгенге көндә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр 1 млн 72 мең кеше тәшкил итә. Бу республика халкының 26% тан артыгы.

 


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан 2023 елның 28 сентябрендә Федерация Советы тарафыннан 2023 елның 11 октябрендә "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 2023 елның 19 октябрендәге 505-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде һәм хупланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International