Тоткыннарга гуманитар ярдәм

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

17 майда “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белән берлектә  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 2 нче төзәтү колониясе тоткыннары өчен хастаханәгә кондитер әйберләр рәвешендә гуманитар ярдәм күрсәтте.

Мондый акцияләр Самара 2 нче икмәк заводының хәйриячелек теләктәшлегендә беренче тапкыр гына үткәрелми. Икмәк заводы җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Оештыручылар мондый гуманитар акцияләр тоткыннарга социаль тернәкләндерү һәм адаптация  юлына басарга булышыр дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International