Бүген 26 гыйнварда Европа берлегенең Россия Федерациясендәге вәкиллегенең сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Томаш Поспишил белән эш очрашуы булды. Ул Евроберлек вәкилләренең республикага быел булачак сәфәре программасын әзерләүне күздә тотты. Очрашу вакытында Сәрия Сабурская Томаш Поспишилны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге, шул исәптән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше белән таныштырды.