Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышы

2023 елның 17 ноябре, җомга

Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак

Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәләне, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Закон проектлары икенче укылышка әзерләнде:

- 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты һәм мәҗбүри медицина иминияте  территориаль фонды бюджеты турында;

- гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында;

- гражданнарны патриотик тәрбияләү турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International