Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Азия омбудсманнар ассоциациясе әгъзалары белән очрашуы

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Омбудсманнарның Азия Ассоциациясе Директорлар советы утырышы узачак, аның алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, аның әгъзалары, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты һәм аларны Татарстан Республикасында сәламләде.

 

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белдерүенчә:” Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  озак еллар, Ассоциациянең күп кенә әгъзалары белән ике яклы һәм күп яклы форматта, шул исәптән Евразия Омбудсманнар Альянсы кысаларында нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Ассоциациядә катнашу ярдәмендә оешманың башка әгъзалары белән дә шундый ук ныклы элемтәләр урнаштырырга һәм безнең уртак максатыбызга – кеше хокукларын яклауга  ирешү өчен нәтиҗәле үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкин булачак”.

 

Үткәрелгән чаралар хокук яклау эшчәнлеге белән профессиональ шөгыльләнүче омбудсманнарның фикерләре, белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булачак.

 

Бары тик бергәләп, көчләрне берләштереп, без дөнья җәмәгатьчелегенең иҗади үсеше, кеше хокукларын һәм социаль гаделлекне тәэмин итү хакына күтәрелгән проблемаларны хәл итүгә ирешә алачакбыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International