Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза.

 

Киңәшмәдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча  урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнашты.

 

Традицион август киңәшмәсен ачып, Рөстәм Миңнеханов аның темасы - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре», дип искәртте.

 

Республика педагогик советында катнашучылар педагогик коллективларның узган уку елындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карадылар һәм алдагы елга бурычларны билгеләячәкләр.

 

Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә, Россия Федерациясе хөкүмәтенә, Мәскәү хөкүмәтенә ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре өчен һәм Россия мәгариф министры Сергей  Кравцовка, фән һәм югары белем министры Валерий  Фальковка Татарстанда мәгарифне үстерүдә шәхсән катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук 2023 елны Педагог һәм остазлар елы дип игълан иткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде.

 

Киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видео мөрәҗәгатен күрсәттеләр.

 

Исегезгә төшерәбез, киңәшмә башланганчы Татарстан рәисе махсуслаштырылган күргәзмәне карады, шулай ук бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) югары балл җыйган мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән аралашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International