Спас муниципаль районына эш сәфәре

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская эш визиты белән Спас муниципаль районында булды.

 

Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән очрашу барышында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр   буенча эш турында фикер алыштылар. 2023 елның августына район буенча барлыгы 121 гариза килгән, шуларның 77се хәл ителгән, 8се буенча эшләр планлаштырылган.

 

Моннан тыш, очрашу барышында 2023 елның сентябрендә Болгар шәһәренә Халыкара кунаклар - Азия омбудсманнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясе утырышына һәм «Омбудсманнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар килү буенча оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

 

Шулай ук Сәрия Сабурская Болгар Ислам академиясендә булды, анда шулай ук республиканың зур кунаклары өчен дә визит оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International