Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советы утырышы

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Сәламәтлекне саклау хокукы Россия Федерациясе гражданнарының мөһим социаль хокуклары исәбенә керә. Сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносына аерым игътибар бирү, булган проблемаларны җентекләп тикшерү, аларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулларын табу бик мөһим.

 

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында  министрлык каршындагы  Иҗтимагый советның 2023 елның 1 ярты еллыгында иҗтимагый максатларны һәм бурычларны тормышка ашыруны тикшерү буенча киңәшмәсе булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре катнашты.

 

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5 төп максаты һәм бурычы яңгырады, алар арасында:

- яман шешләрнең иртә стадияләрдә ачыклануын 62,5% тан 63,2% ка кадәр арттыру%;

 

- вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасына ким дигәндә 200 медицина хезмәткәрен җәлеп итү;

- авыл халкының яшәү урыны буенча беренчел медицина-санитар ярдәм алу мөмкинлеген арттыру максатларында ким дигәндә 45 фельдшер-акушерлык пункты төзү;

- Татарстан Республикасында табибларның уртача хезмәт хакы белән урта медицина персоналының  хезмәт хакы нисбәтен саклау – ким дигәндә 200% һәм 100% тан да ким түгел.

 - кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүен 60% тан 70% ка кадәр арттыру.

 

 

Нәтиҗәләр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, экспертлар төркеме, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 

Онкология авырулары, кадрлар мәсьәләсе һәм диспансерлаштыру темалары буенча актив фикер алышу булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International