Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсендә киңәшмә

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил профильле министрлыклар, ведомстволар һәм күзәтчелек органнары белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәү буенча планлы эш алып бара. Без әлеге категория гражданнарга кагылышлы барлык мәсьәләләргә дә бик игътибарлы.

 

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы, түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучылар, Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле органнары, Россия Федерациясе Федераль адвокатлар палатасы һәм Федераль нотариаль палата вәкилләре белән  Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы  идарәсе мәйданчыгында уздырыла торган киңәшмәдә катнашты.

 

Киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды һәм аның Россия Федерациясе субъектларындагы төбәк вәкиллекләре белән берлектә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук мөрәҗәгатьләр белән эшләгәндә барлыкка килә торган, системалы эш таләп итә торган мәсьәләләр тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International